Вернуться назад Печать с сайта DetkiSait.Ru

Зульфия Минхажева - Жэй айлары бигрек ямьле

Җәй айлары бигрәк ямьле,

Карлыганны, җиләкле.

Җәй айлары матурлата

Һәр елны тәбигатьне.


Припев:

Су буенда чишмәләр,

Тугайларда тургайлар.

Талларда сандугачлар,

Күлләрдәге балыклар,

Урамдагы балалар

Җәй килгәнгә шатланалар.


Җәй көнендә бар да матур.

Күкрәп яуган яңгыры.

Яңгыр явып үткәннән соң

Балкып кояш чыгуы.


Припев:


Елның һәр бер фасылында

Бардыр матур мизгелләр.

Әллә күңелләргә якын

Ямьле җиләкле җәйләр.


Припев: