Вернуться назад Печать с сайта DetkiSait.Ru

Зульфия Минхажева - Син узен умырзая

Карашларың - кара урман,

Күзләрең - умырзая.

Зәңгәрлегендә адаштым,

Чәчәкләр җыя-җыя.


Мизгелгә тиң гомерегез

Үтмәсен әле зая.

Кайтып киләм язларыма

Җыярга умырзая.


Синең күңел-кара урман,

Сөюең-умырзая.

Адашудан куркып торам,

Әй,язлар үтә зая


Мизгелгә тиң гомерегез

Үтмәсен әле зая.

Кайтып киләм язларыма

Җыярга умырзая.


Язмышларың-кара урман,

Син үзең умырзая.

Адаштырма язларымны,

Ләйсәннәр булып явам.


Мизгелгә тиң гомерегез

Үтмәсен әле зая.

Кайтып киләм язларыма

Җыярга умырзая.