Вернуться назад Печать с сайта DetkiSait.Ru

Зульфия Минхажева - Туган авылым

Елга ага борма-борма,

Аннан тауга борыла.

Тау янында минем авыл

Урман белән орына.


Припев:

Җир йөзендә авыллар күп,

Тик минеке бер генә.

Иң гүзәле, иң матуры

Туган авылым син генә.


Ерак түгел, тирәсендә

Чишмә, күлләр, әрәмә.

Ак мамыктай каз-үрдәкләр

Сибелгәннәр чирәмгә.


Припев:


Болыннарга чәчәкләрдән

Гөлләр генә түшәлгән.

Тирәкләрдә сандугачлар

Быел тагын ишәйгән.