Вернуться назад Печать с сайта DetkiSait.Ru

Зульфия Минхажева - Ышан язмышка

Китә кошлар моңсу саубуллашып,

Аһ,озын шул барыр юллары!

Кошлар киткән тарафларны айкап

Күңелемнең сине юллавы.


Эзлим сине хыялларым аша-

Табарыма өмет өзмимен.

Язлар җиткәч бер әйләнеп кайтыр

Моңлы сандугачым син минем!


Җитәр язлар,сызылып атар таңнар,

Киткән кошлар алар кайтырлар.

Күлгә төшеп ускән бөдрә таллар

Әйтәләр күк миңа:"Кайгырма!"


Әйтәләр күк:"Синең сөйгән ярың

Нәкъ үзең күк баткан сагышка.

Татлы була соңлап килгән сөю,

Өмет өзмә,ышан язмышка!"